Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүгенге көндә Чаллыда 50 мең кешенең салым буенча бурычы бар. Бу хакта салым хезмәте башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.

Беренче июльгә Чаллыдан 42 миллиард сум салым җыелган. Шуның 4,3 млрды шәһәр бюджында кала. Кече һәм урта бизнестан кергән салым күләме яңа эш урыннары һәм хезмәт хакы үсү хисабына арткан дип ассызыкладылар «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Салым инспекциясе аңлатуынча, бурычлылар белән онлайн мониторинг һәм аналитик чаралар кулланып эшлиләр.

Дүшәмбе, 25 август 2025, 09:20