Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол һәм Үзәк районнарында бәйрәмнәр узды. Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары комплекста яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.

Комсомол районында «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында күңелле чара узды.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин катнашты.

Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»  республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде.

Бәйрәмдә 11 комплекста яшәүчеләр өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев катнашты. 

Биредә яшәүчеләр вакытны бик яхшы үткәрде, күршеләре белән аралашты, күңел күтәренкелеге һәм бик матур тәэсирләр алды.

Җомга, 1 август 2025, 10:45