Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Ишегалды бәйрәмнәре чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы чара 43 комплексында урнашкан 43/17 йорты ишегалдында узды. 

Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары комплекста яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.

Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина,Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутатлары Рөстәм Гайнуллов һәм Ринат Алимбеков катнашты.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм иттеләр.

Пәнҗешәмбе, 31 июль 2025, 14:14