Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында «Татарстанда җәй» республика программасы кысаларында күңелле чара узды. Анда Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин һәм ветераннар Советы рәисе Шамил Әюпов катнашты.

Чара Яшь Ленинчылар бульварында үткәрелде.

Рөстәм Миңнехановның «Безнең ишегалды»  республика программасы буенча ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә багышланган бәйрәм шәһәребезнең күркәм традициясенә әверелде.

Бәйрәмдә әлеге комплекста яшәүчеләр өчен күңел ачу мәйданчыклары оештырылды.

Биредә яшәүчеләр вакытны бик яхшы үткәрде, күршеләре белән аралашты, күңел күтәренкелеге һәм бик матур тәэсирләр алды.

Чәршәмбе, 30 июль 2025, 08:30