Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды. Аның чираттагысы 18/01 йортында үтте. Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин шәһәрдәшләргә изге теләкләрен җиткерде.

«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерүдә катнашкан предприятиеләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра.

Балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 23 июль 2025, 12:52



