Шәһәребездә Ишегалды бәйрәмнәрен уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 11/09 йортлар комплексында үтте. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
Күрше-тирә, шәһәрдәшләр, җирле җитәкчеләр белән очрашып-сөйләшү, теләк-фикерләрне җиткерү, гозерләрне белдерү өчен әлеге бәйрәмнәр менә дигән мөмкинлек тудыра.
1.jpeg)
Бәйрәмчә бизәлгән мәйданда алма төшәр урын да калмаган дисәң дә ялгыш булмас. Барчасының йөзе шатлык белән тулган, күршеләр бер-берсен бәйрәм белән котлый.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 22 июль 2025, 14:49



