Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Магистральная урамындагы юлны ремонтлауны карады. Яр Чаллы шәһәренең – 400, КАМАЗның 50 еллыгы уңаеннан бу объектны тулысынча яңарталар. Анда капиталь ремонт бара.

Юл дүрт полосалы итеп киңәйтелә, уңайлы җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары барлыкка килә. Заманча яктырту җайланмалары куела, юл кырыйлары яшеллләндерелә.

ЗЯБ бистәсенең 14 һәм 18 комплексларында Чаллы хакиме «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләрне тикшерде.

Быел барлыгы 79 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 июнь 2025, 11:00