Бүген Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды, анда иң яхшы иҗат коллективлары катнашты. Чаллыда Балаларны яклау көне уңаеннан, төрле бәйрәм чаралары узды.

Районнарда һәр бала өчен күңелле уеннар, бүләкләр, балалар сабантуе, спорт чаралары, квест-уеннар оештырылды.

Җыр-биюгә, котлауларга кушылып барган әлеге чаралар балаларга бәхетле балачакның мизгелләрен татыр өчен бер мөмкинлек булып торды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 июнь 2025, 15:05