Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 сентябрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Олимп» яңа сәнәгать технопаркын ачты. 

«Олимп»ның резидентлары радиоэлектрон сәнәгать өлкәсендәге предприятиеләр булачак. Биредә «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте электроника һәм туклану элементлары үзәге ачыла. 

Үзәк водород ягулыгы элементлары булган һәм электр белән хәрәкәткә китерелә торган йөк һәм пассажир транспорт чаралары өчен электрон компонентлар үрнәкләрен җитештерү һәм чыгаруда махсуслаша. Федераль хакимиятләр, Татарстан Республикасы һәм КАМАЗ яңа технопаркны төзү проектына 2 миллиард сумнан артык акча инвестицияләде.

Җомга, 30 май 2025, 20:30