"Адымнар-Чаллы" 59 нчы гимназиясе шәһәрнең педагогик хезмәткәрләрен яңа уку елы алдыннан традицион конференциягә җыйды.
Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев катнашты.
Мәктәп укучылары кунакларга театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Гимназия холлында күргәзмә ачылды, анда шәһәрнең белем бирү оешмалары үзләренең казанышларын һәм проектларын тәкъдим итте. Шулай итеп, 60 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Элина Юнысова «Икмәк пешерү» компетенциясендә җиңүче, технология укытучысы Ирина Прокопьева белән бергә икмәк пешерү рецепты белән уртаклашты.
Конференциянең пленар өлеше актлар залында узды.
Муниципаль мәгариф системасының тотрыклы үсешен тәэмин итү турында доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады. Ул мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында хәбәр итте.
«Мәгариф турында»гы законда "Мәгариф өлкәсендә дәүләт (муниципаль) хезмәтләре күрсәтү" терминын «Белем бирү программаларын гамәлгә ашыру» төшенчәсенә алыштырдылар.
"Белем бирү программасы үз эченә тәрбия-белем бирү процессын да ала. Мәктәптә генә түгел, барлык белем бирү организацияләрендә дә 2022 елда Белем көне РФ Дәүләт флагын күтәрүдән һәм илебезнең дәүләт гимнын башкарудан башлана. 5 сентябрьдән Россия җәмгыяте кыйммәтләренә багышланган «Мөһим турында сөйләшүләр" сыйныф сәгатьләре кертелә", – дип билгеләп үтте Рөстәм Хуҗин.
Шулай ук агымдагы елның беренче сентябреннән башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары үз көченә керә.
Наил Мәһдиев мәктәп директорларына «КАМАЗ» ГАҖ заводлары белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте: «5-6 сыйныфтан балалар акылына техник белгечлекләр, робототехника, мәгълүмати технологияләр – иртәгесе көн дигән нигез салабыз. Шәһәребез территориясендә урнашкан – зур уңыш ул. Моның белән файдаланырга кирәк», – дип ассызыклады мэр.
Шулай ук мэр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан туучылар санын исәпкә алып, балалар бакчалары һәм мәктәпләр җитмәүгә игътибар итәргә кушты: " 1 сентябрьдә парта артына 70 мең бала утырачак, ике елдан соң - 77 мең бала. Минемчә, Россиядә ел саен меңнән дә ким булмаган уку урыны таләп ителә торган шәһәрләр аз. Шуңа күрә безгә балалар бакчалары, мәктәпләр кирәк. 80 мәктәпнең 18е икенче сменада укый. Демографик чокырга бәйле рәвештә, балалар саны азрак булса да, бу 18 мәктәп нормага киләчәк. Якындагы 10-15 елда укучыларга кытлык булмаячак", - диде ул.
Конференция ахырында мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 август 2022, 15:54



