Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы укучылары республика олимпиадаларында җиңүчеләр арасында

10 гыйнвардан 26 февральгә кадәр Казанда мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Хәзерге вакытта олимпиада 16 гомуми белем бирү предметыннан узды, аларда 293 укучы катнашты.

Нәтиҗәләр буенча Яр Чаллыдан 25 укучы җиңү яулаган һәм 146 укучы призер исемен алган.

Иң югары нәтиҗәләрне 26 нчы (51 җиңүче һәм призер), 78 нче (18 җиңүче һәм призер), 76 нчы (13 җиңүче һәм призер), 57 нче һәм 77 нче (уникешәр җиңүче һәм призер) гимназия укучылары күрсәтә. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә призерлар һәм җиңүчеләр бар: № 2, 6, 10, 15, 17, 18, 20, 23, 30, 31, 32, 34, 35, 36, 37, 40, 41, 42, 45, 46, 50, 51, 53, 54, 56, 58, 59, 60, 61, 78 нче пролицей, 79, 84.

Дүшәмбе, 31 гыйнвар 2022, 17:00