Индивидуаль торак төзелеше өчен бушлай җир кишәрлекләре бирү турында Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, шәһәрнең күп балалы гаиләләренә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итә.
Бүгенге көндә 8 719 күп балалы гаилә чират исемлегенә кертелгән, шулардан 3 399 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән, 5 320 гаиләгә җир кишәрлекләре бирергә кирәк.
2021 елда Тукай муниципаль районының Ильбухтино авылында һәм Калмаш авылында урнашкан 415 җир кишәрлеге бирелгән. Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 900 гектардан артык җир кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 10:07



