РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Яңа ел белән, ветеран!» партия акциясе кысаларында Татарстан Республикасының Яр Чаллы бер мандатлы округы шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
«Ветераннарыбыз белән очрашу, аралашу һәм тарих дәресләрен беренчеләрдән булып алу мөмкинлеге булу – зур бәхет!» - дип билгеләде Когогина.
Нурфикә Абдулла кызы Абдуллина сугыш елларында эвакуация госпиталендә шәфкать туташы булып эшли һәм 1949 елда гына демобилизацияләнә, хәзер улының гаиләсе белән Актаныш районының Күҗәкә авылында яши.
Валентин Иванович Лысак армия сафларына мәктәп эскәмиясеннән, 7 сыйныфтан соң үз теләге белән китә. Очучылар мәктәбен тәмамлагач, Севастопольгә җибәрелә һәм 1950 елда гына демобилизацияләнә. 1971 елда КАМАЗ төзелешенә килә һәм аннан соңгы елларда Яр Чаллыда эшли һәм яши.



Әгерҗе районында депутат ике ветеранда кунакта булган. СәүбәнМинхуҗа улы Минхуҗин 17 яшендә фронтка китә, өч тапкыр яралана, сугыштан соң мәктәпне һәм педагогика институтын тәмамлый, гомере буе укытучы булып эшли.
Әгерҗенең Мактаулы гражданины Шәүкәт Мулламөхәммәт улы Акбашев Көнчыгыш фронтта сугышкан һәм туган якларына 1950 елда гына әйләнеп кайта. 31 ел локомотив депосында кочегар булып эшли, алга таба иң хөрмәтле машинист-инструкторларның берсе була.
Минзәләдә туып-үскән Евгений Васильевич Зыков сугыш елларында дары заводында эшли, аннары Кара диңгез флотында матрос булып хезмәт итә. Тормыш иптәше белән бергә 58 ел гомер итәләр, дүрт бала, сигез онык, җиде оныкчык тәрбияләп үстерәләр.
Акция кысаларында Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, төбәк парламентарийлары, партия әгъзалары якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйлар һәм илнең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышында инвалидларына һәм катнашучыларына бүләкләр тапшыралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 15:32