Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов һәм ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллыда оештырылган «Теләкләр чыршысы – 2021» ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясенә кушылдылар.
Алар Шәһәр Советының XI утырышы алдыннан чыршыда эленгән теләкләр язылган шарларны салдырдылар. Бу – «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют, коррекция һәм башка гомуми белем бирү мәктәпләре балалары хыяллары.


Нигездә, балалар техника – планшетлар, смартфоннар, сәгатьләр, робот-трансформер, велосипед, самокат, LEGO конструкторы, кием-салым, косметика сорадылар.
«Фигуралы шуу өчен тимераяк», – дип шардан Яңа ел теләген укыды шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Кыш Бабай – яңа казанышлар, өметләр символы. Барлык авырлыклар да узган елда калсын һәм 2022 елда һәр кешенең теләге тормышка ашсын иде».

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салаховтан 75 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы велосипед кабул итәчәк: «Балалар Кыш Бабайга никадәр озаграк ышанса, балачаклары да шулкадәр озаграк дәвам итәчәк», – дип елмаеп билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе.

Депутатлар Әхәт Галәүтдинов скейтборд, Әбделхак Батюшов – музыкаль колонка, Ася Кислова – курчак бүләк итәчәк.

Укучы Венера Туктаровадан тимераяк кабул итәчәк: «Балаларыбызның вакытларын спортка багышлаулары сөендерә».

«Мин үземнең балачагымны, әти-әниләрнең миңа бүләкләр тапшырганын искә алам. Аллага шөкер, бүген мохтаҗларга бүләкләр бирергә мөмкинлегем бар, шуңа күрә бу акциядә бик теләп катнашам», - дип белдерде Рөстәм Гайнуллов.
Таһир Сөнгатуллин шунда ук бүләк алучылар белән элемтәгә керергә булды. Ул толстовка бүләк итәчәк. «Сез миңа аны кайда сатып алырга мөмкин булганын киңәш итсәгез иде, аның билгеле бер язу белән булуы турында әйтелгән», - дип ачыклады депутат.

Олег Коробченко ике баланың теләген тормышка ашырачак: LEGO конструкторы һәм кроссовки. Дельфинарийга билет һәм яшүсмерләр велосипедын Эдуард Фәттахов бүләк итәчәк.


Акцияне шулай ук Алексей Горшков, Раил Миңнегалиев, Владислав Гаврилов, Руслан Нигъмәтуллин, Евгений Залогин, Сергей Хлебников, Татьяна Белькова, Ленар Сәлахов, Рубин Бадиков, Вадим Матюшин, Евгений Архипов та хуплады.
Чыршыда барлыгы 50 шар иде. Депутатларның кайберләре балаларның хыялларын тормышка ашыру өчен берьюлы берничә шар алды. Шәһәр Советы утырышыннан соң барлык шарлар да үз Кыш Бабайларын таптылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 16:01



