Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Санитар-экологик айлык кысаларында 20 октябрь, чәршәмбе көнне, шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Бу көнне 476дан артык оешмадан 1 457 кеше шәһәребезне җыештырган.

Башкарма комитет хезмәткәрләре «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Мәскәү проспектыннан Әхмәтшин урамына кадәр Ак. Королев урамы буйлап 74 төп өрәңге утырттылар.

Үзәк районы хакимияте коллективы 13 нче урта мәктәп укучылары белән берлектә Энтузиастлар бульвары территориясен яфраклардан чистартты. 18 нче мәктәп укучылары Гренада паркы территориясеннән яфраклар җыйдылар.

Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре «Горзеленхоз» ААҖ һәм ТИҮ рәисләре белән берлектә К.Тинчурин исемендәге бульвар территориясен чистарттылар. «Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте» һөнәри белем учреждениесенең студентлары Сидоровка паркында яфраклар җыюда актив катнаштылар.

Татарстан урамы буенча Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре катнашында яфрак җыю үткәрелде. 8 куб. м. үсемлек калдыклары җыелган.

Моннан тыш, Шишкин бульварында 15 нче мәктәп укучылары тарафыннан яфраклар җыю оештырылды; Яшь Ленинчылар бульвары территориясен 28, 29 нчы мәктәпләр укучылары чистарттылар. 80 кеше катнашкан, алар 9 куб.м яфрак җыйганнар.

Агач һәм куаклар утырту түбәндәге участокларда башкарылган:

- «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ катнашында 48/13, 48/11 торак йортларның йорт яны территорияләрендә;

- Үзәк районның 13, 18, 38, 37, 45 комплексларында йорт яны территорияләрендә ТИҮ, битараф булмаган чаллылар белән берлектә 150 чыршы утыртылган;

- Тинчурин бульварында, Г. Тукай исемендәге скверда, Зяб поселогының 15 комплексында «Горзеленхоз» ААҖ тарафыннан 312 агач һәм куак утыртылган.  

Мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, идарәче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрне үсемлекләр калдыкларыннан һәм чүп-чардан чистарту, агачлар һәм куаклар утырту буенча эшләр башкарган.

Сентябрь-октябрь айларында утыртылган агачларның һәм куакларның гомуми саны 12 975 данә тәшкил итте.

Пәнҗешәмбе, 21 октябрь 2021, 13:17