Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

27 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр Сөембикә проспектында трамвай юлларына капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, Яшьлек проспектына таба «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак.

3 нче (Тимерчелек заводы юнәлешендә), 6 нчы, 7 нче һәм 10 нчы маршрутлар хәрәкәте туктатылачак.

Дүшәмбе, 27 сентябрьдә, 5:00 сәгатьтән вакытлыча түбәндәге маршрутларның хәрәкәте оештырылачак:

13 нче маршрут: «Депо – Низаметдинов урамы – 1 нче автомобиль юлы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты – Вахитов проспекты – Пресс-рама заводы».

14 нче маршрут: «Сидоровка п. – Яр Чаллы пр. – Сөембикә пр. – Вахитов пр. – ЮХИДИ идарәсе тукталышы».  

16 нчы маршрут: «Сидоровка п. – Низаметдинов урамы – 1 нче автомобиль юлы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».


17 нче маршрут: «Кою заводы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».


18 нче маршрут: «Сидоровка п. – Яр Чаллы пр. – Рәис Беляев ур – Мәскәү пр. – Яшьлек пр. – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».

Чәршәмбе, 22 сентябрь 2021, 13:11