Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Валентина Григорьевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Лилия Савельева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.
Иванова Валентина Григорьевна Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында туа. Юбиляр урта мәктәпнең 10 сыйныфын, аннары медицина училищесын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1957 елда Иванов Михаил Семеновичка кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валентина Григорьевна Гараж 500 предприятиесендә шәфкать туташы булып эшләгән.
Ире белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар.
Иванова Валентина Григорьевна Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 19 сентябрь 2021, 14:50




