Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллы шәһәре мәктәпләрендә Мәктәп Укучылары Советлары спикерларын сайлау узды. Быел сайлаулар шәһәрнең 67 мәктәбендә узды, шул исәптән күптән түгел ачылган 14 нче гимназиядә.

Җирле үзидарә лидерларын сайлауга 1-11 сыйныф укучылары килде, бу 52 меңнән артык укучы. Шәһәр буенча катнашучыларның уртача күрсәткече 96% тәшкил итте.

Мәктәп Укучылары Советлары спикерлары постына 330 кандидат дәгъва итте.

Инде киләсе атнада ук сайланган спикерлар инаугурация процедурасын узачаклар һәм мәктәп үзидарәләре лидерлары сыйфатында үз вазифаларына керешәчәкләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшәү урыны буенча сайлау участогында үз тавышын калдырганнан соң, үзләренең мәктәп бурычларын үтәргә килүче укучылар белән аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу - балалар киләчәкнең үзләренә генә бәйле булуын аңларга ярдәм итә торган яхшы традиция.

Якшәмбе, 19 сентябрь 2021, 14:04