Яр Чаллыда 173 сайлау участогы эшли. Моннан тыш, өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә оештырылган.
Процессның кануннарга туры килүен җәмәгать күзәтүчеләре тәэмин итә, участок комиссиясе вәкиле белән бергә өйгә полиция хезмәткәре чыга.
Бүген шундый юл белән Комсомол районында яшәүче хезмәт ветераны Екатерина Якушева тавыш бирде. Екатерина Андреевнага декабрьдә 91 яшь тула, аның кызы Зинаида Ипаева яшәү урыны буенча сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә.


Екатерина Андреевна үз тавышын бирә алсын өчен, өйгә иҗтимагый күзәтүче белән бергә комиссия килде.
2033 нче участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Нуретдинова Санпин нормалары нигезендә, тавыш бирүченең фатирына керергә ярамый, барлык кәгазьләр тутырылганнан соң, бюллетеньнәр тавыш бирү өчен урнага бусагада гына диярлек төшә дип аңлатты.
«Күчмә тавыш бирүгә гаризалар авыру яисә башка җитди сәбәп аркасында кабул ителә, мәсәлән, кеше участок сайлау комиссиясенә барып җитә алмый, - диде ул. - Нигездә өлкән яшьтәге кешеләр, яки больничный битендә булган кешеләр мөрәҗәгать итә. Бүген безнең участок буенча гына да шундый 84 мөрәҗәгать килде».

Хезмәт ветераны, тыл ветераны Екатерина Якушева участок комиссиясе вәкилләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. «Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим, - диде ул. - Яхшы яшәр өчен, сайлауларга барырга кирәк».
Ветеранның кызы Екатерина Андреевнаның 5 баласы, 26 оныгы һәм оныкчыгы бар, ул һәрвакыт күп һәм тырышып эшләде, ә хәзер якыннарын гади тормыш зирәклегенә өйрәтә – һәрвакыт намус белән эшләргә һәм гаделлеккә ирешергә кирәк, ул чакта бөтен дөньяда тынычлыкка ирешергә мөмкин булачак, дип уртаклашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 19 сентябрь 2021, 14:17
