Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәгъдәт Насыйб кызы Сафиуллина һәм Явирә Хафиз кызы Мортазина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Сәгъдәт Насыйб кызы Сафиуллина Свердловск өлкәсенең Әртә районы Әҗегол авылында туа. Урта мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Свердловск өлкәсе Карпинск шәһәренең «Вахрушуголь» предприятиесенең хуҗалык өлешендә эшли. 1952 елда Галимулла Сафиуллинга кияүгә чыга. 1971 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Сәгъдәт Насыйб кызы «КАМАЗ-Энерго» предприятиесендә компрессор җайланмалары машинисты булып эшли.
Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 4 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Сәгъдәт Насыйб кызы Сафиуллина Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Явирә Хафиз кызы Мортазина ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бәйки авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1954 елда Мәгъсүм Мөхәммәт улы Мөхәммәтовка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Явирә Хафиз кызы Туберкулез диспансерында эшли.
Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, 2 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
Явирә Хафиз кызы Мортазина Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 10 сентябрь 2021, 11:57



