Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан күп кенә юнәлешләр буенча илдә алдынгы позицияләрне били, һәм бу казанышлар нигезендә - татарстанлыларның үз эшләренә тугры булган көндәлек катлаулы хезмәтләре.

Югары бүләкләргә лаек булучылар арасында Яр Чаллы шәһәренең 1 нче стоматология поликлиникасының баш табибы Рания Теркулова да бар. Ул "Россия Федерациясенең Атказанган табибы" исеменә лаек булды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 28 август 2021, 19:08