Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

56 нчы мәктәп ишегалдында 62 комплекста яшәүчеләр өчен бәйрәм узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты" Халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова катнашты.

Чара программасында тынлы оркестр башкаруында популяр көйләр, "Бумажник" мәдәният сарае иҗат коллективларының кызыклы номерлары яңгырады. Балалар өчен уеннар һәм призлар белән ярышлар оештырылды, батут һәм карусель куелды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Андрей Фомичев ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә сертификатлар тапшырды. "Балкыш" һәм "Орловка" ТИҮ рәисләре шулай ук укучыларның гаиләләренә хәйрия ярдәме күрсәттеләр, актив өлкәннәрне бүләкләделәр.

Җомга, 28 август 2020, 09:46