Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллының сугыш ветераннары өчен госпитале авыруларны күппрофильле кабул итүне яңартырга планлаштыра. Бу хакта шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. «Хәзерге вакытта пациентларны кабул итү туктатылды һәм сәламәтләнүчеләрне өйләренә чыгару эшләре бара. Алга таба эпидемиягә каршы кирәкле чаралар үткәреләчәк. Шуннан соң стационар үзенең төп профиле буенча эшләячәк. Ковид госпитальләрдән бездә 2 нче шәһәр хастаханәсе, Тукай район үзәк хастаханәсе, Алабуга район үзәк хастаханәсе корпусларының берсе һәм йогышлы авырулар хастаханәсе  калачак», - диде спикер.

Яр Чаллының барлык медицина оешмаларында сулыш системасы органнары авырулары белән дәвалануда 300гә якын пациент исәпләнә.

Александр Николаев билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булуга карамастан, чаллылыларга битлек режимын һәм куркынычсызлык чараларын дәвам итәргә кирәк.

Пәнҗешәмбе, 20 август 2020, 12:26