Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык шартларына туры килүе турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә буенча шәһәр пляжларын куллануга рөхсәт бирелмәде.

Бу хакта Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев белдерде: «Безнең хезмәт коену зоналарында су тикшерүләрен дәвам итә. Кызганычка каршы, суның сыйфаты су коену сезоны башлану турында законлы рәвештә игълан итәргә мөмкинлек биргән таләпләргә җавап бирми», – диде ул. Илгизәр Бариев су янында ял итүче чаллылыларны бер-берсеннән 1,5-2 метрлык социаль дистанцияне үтәргә чакырды.

Пәнҗешәмбе, 9 июль 2020, 11:50