Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышы үтте. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында республиканың махсус җиһазландырылган алты залында, шул исәптән Яр Чаллы Башкарма комитетының видеоконференцэлемтә залында узды. Чаллыда узган утырышта ТР Дәүләт Советының 11 депутаты катнашты.


ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында халык алдында хисап тотты.
Шулай ук көн тәртибенә Хисап палатасының 2019 елдагы эше турында хисап кертелгән иде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 16:54