Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Эшсез калган чаллылыларга балигъ булмаган балалары өчен өстәмә түләүләр билгеләнә 1 нче марттан соң эштән азат ителгән һәм «Россия эше» кадрлар үзәгендә теркәлгән Чаллыда яшәүчеләргә һәр балага 3000 сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләнә. Бу хакта Яр Чаллының «Работа России» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова сөйләде. «1 марттан соң эштән азат ителгән һәм эшсезләр сыйфатында теркәлгән барлык гражданнарга апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособие түләнә. Бу эшсезлек буенча пособие күләменә бәйсез рәвештә. Түләү өчен мәҗбүри шарт-кеше 1 марттан соң эштән китәргә тиеш. Кызганычка каршы, 1 мартка кадәр эштән азат ителгән гражданнарга бу карар кагылмый», – дип аңлатты Татьяна Быданова. Балигъ булмаган балалар белән гаиләдә әти-әни 1 марттан соң эшсез дип табылса, пособиене бер генә ата-ана ала.

Сишәмбе, 28 апрель 2020, 09:58