Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Орган залында 5 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашында учреждениенең 45 еллыгына багышланган отчет концерты узды. Мәктәпне юбилее белән Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлады. Мәктәпнең иң яхшы хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Мәктәп коллективы Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук мәктәпкә шәһәр Башкарма комитетыннан музыкаль инструментлар алу өчен сертификат тапшырылды.

Юбилей кичәсендә мәктәп коллективлары һәм төрле елларда мәктәпне тәмамлаган солистлар чыгыш ясады.

Сишәмбе, 11 февраль 2020, 15:41