«Яр Чаллы шәһәренең Ел укытучысы -2020» һөнәри осталык конкурсы - автокалада инде 20 нче тапкыр үткәрелә торган традицион чарага әйләнде. Елдан-ел конкурс хәрәкәте яңа исемнәр ача, укытучы һөнәренең үзгә якларын күрсәтә, фикердәш педагогларны берләштерә. Беренче тур-мәктәп туры шәһәрнең барлык белем бирү оешмаларында үткәрелде. Икенче тур ике этаптан торды: сайлап алу туры, анда 66 белем бирү оешмасыннан 132 претендент катнашты. Конкурсның турыдан-туры этабына 41 конкурсант чыкты, шуннан соң 10 педагог төрле номинацияләрдә җиңүләргә иреште.

13 конкурсант ярымфинал һәм беренче ике финал сынавы нәтиҗәләре буенча "Ел укытучысы-2020" шәһәр һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды. Алар – шәһәрнең 60,45,56,30,35,20,42, 53 мәктәбе һәм 2, 26, 61 нче гимназия педагоглары.
.jpg)


5-6 февральдә "Ел укытучысы - 2020" Республика конкурсының зона этабы узачак, анда ун укытучы шәһәребезнең данын яклаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 13:05