Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алу буенча эш башкарылды. Җирле әһәмияттәге объектларны төзү максатыннан, шәһәрнең Генераль планы һәм «Шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам" объекты буенча планлаштыру һәм межалау проекты нигезендә, Мәскәү проспектыннан Һади Такташ урамына кадәр, Челна елгасы аша күпер аркылы чыгу урыны" объекты буенча 3 торак йорт һәм Орловка бистәсендә 6 җир кишәрлеге алынды.

Яшьлек проспекты һәм Иске Сарман урамы буенча автомобиль юлларын реконструкцияләү максатыннан 3 җир кишәрлеге алынды. Җирле әһәмияттәге объектлар төзү максатыннан ЗЯБ бистәсендә 2 җир кишәрлеге кире алынды.

Алынган җир кишәрлекләренә хокукка ия булучыларга акчалата компенсацияләр яки тигез кыйммәтле җир кишәрлекләре бирелде.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 09:22