Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында шәһәр халкы өчен бәйрәм атмосферасы тудыру һәм балаларның, яшьләрнең һәм өлкән кешеләрнең иҗади инициативасын активлаштыру өчен «Яңа ел уенчыгы» иҗади эшләр конкурсы үткәрелде. Конкурста районның алты белем бирү учреждениесе укучылары, тәрбияләнүчеләре, ата-аналары һәм педагоглары катнашты, алар тарафыннан Шишкин бульвары территориясен бизәү өчен «Яңа ел уенчыгы»на 42 иҗади эш тәкъдим ителгән.

Барлык уенчыклар да Шишкин бульвары территориясендәге чыршыга эленәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 эш сайлап алынды. Җиңүчеләр 20 декабрьдә Шишкин бульварында Яңа ел чыршысын ачу тантанасында Автозавод районы хакимияте башлыгы дипломнары белән бүләкләнә.

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 17:05