Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

20 чаллылы Татарстан Республикасы Яшьләр парламентына сайлауларда үз кандидатураларын тәкъдим итте. Сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре билгеле булды. Шулай итеп, «Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары яшьләре вәкилләре» категориясендә Чаллыдан Рафаэль Вәлиев (студент һәм укучы яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге директоры) җиңү яулады. Ул 54 тавыш җыйды. Икенче урында - Дарья Чучалина («Орион» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече, 52 тавыш). Ахыргы нәтиҗәләр дүртенче этап кысаларында 9 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр расланачак.

Яшьләр парламенты составына 100 кеше сайланачак. Бу-муниципаль берәмлекләрдән 45 депутат, 35 яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм партия вәкилләре, шулай ук үз-үзен тәкъдим итүче 20 кеше.

Якшәмбе, 8 сентябрь 2019, 18:36