Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2 августтан 4 августка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә ат спорты туризмы конкурсы буенча семинар һәм  мастер-класс узды. Семинарны «Тулпар» балалар һәм яшүсмерләр ат-спорт мәктәбе оештырды. Анда ат туризмы буенча Россия җыелма командасы спортчылары катнашты. Семинарны ат дистанцияләрендә спорт туризмы буенча милли судья, Даниядән ТРЕК  буенча милли җыелма командасы башлыгы Финн Мерхер, ат дистанцияләрендә спорт туризмы буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, Мәскәүдән ТРЕК буенча Европа һәм Азия чемпионатларында катнашучы Анна Самуленкова үткәрде.

Семинар теоретик һәм практик өлешне үз эченә алды. Мөхтәрәм кунаклар компас һәм карта белән ориентлашу буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара катнашучылар арасында ярыш белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 8 август 2019, 08:23