Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Ивановна Крамаренко 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Прасковья Ивановна Мирополь районының Локня авылында туа. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 елда кияүгә чыга. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы 5 нче торак-эксплуатация конторасында урам себерүче булып эшли.

Прасковья Ивановна Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Чәршәмбе, 24 июль 2019, 17:07