Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов ГЭС бистәсенең 2 комплексындагы дүрт йортта яшәүчеләр белән очрашты. Игътибар үзәгендә ишегаллары территориясен төзекләндерү мәсьәләләре булды. Марсель Мингалимов халыкка республика программасы турында сөйләде, аның кысаларында биш ел дәвамында күпфатирлы йортларның ишегаллары яңартылачак.

Чаллылылар яктырту, юлларны ремонтлау, автомобильләр өчен тукталышлар оештыру, уен һәм спорт элементларын урнаштыру буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Барлык тәкъдимнәр дә эшкә алынды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ишегалларын төзекләндерү проекты эшләнәчәк һәм раслау өчен халыкка тәкъдим ителәчәк.

Чәршәмбе, 24 июль 2019, 08:48