Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районы территориясендә законсыз урам сәүдәсенә каршы көрәш буенча чираттагы рейдта икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең «Комсомольский» 2 нче ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, салым инспекциясе хезмәткәрләре, административ-техник инспекция идарәсе белгечләре катнашты. Рейд нәтиҗәләре буенча сәүдә ноктасы сатучысына карата ике административ беркетмә төзелде.

Комсомол районы территориясендә рөхсәтсез сәүдә урыннарын ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар дәвам итәчәк. Чаллылыларны легаль булмаган сатучылардан товарлар сатып алудан кисәтәләр, чөнки урамнарда санитар нормалар үтәлми һәм күпчелек очракта сатыла торган продукциягә лицензияләр һәм башка тиешле документлары юк.

Чәршәмбе, 17 июль 2019, 10:48