Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыдан Минскка кадәр узган «Җиңү юллары» масштаблы автойөгереше тәмамланды. Чаллылылар 28 июньдә старт алган «Ватан-ана» мемориалына кайттылар. Ярышта 23 кеше – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук активистлар катнашты. Алар 2 мең километрдан артык озынлыктагы маршрутны уздылар.

Минскида чаллылылар республиканы немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм йөрешен күрделәр, шулай ук җирле ветераннар һәм хәрбиләр белән таныша алдылар.

«Җиңү юллары» автойөреше җитәкчесе Анатолий Лапутя «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» 2 нче дәрәҗә медале, Минск өлкә милициясенең 80 еллыгына багышланган юбилей медале белән бүләкләнде, моннан тыш, аңа Татарстан Республикасы Ветераннар берлегенең күкрәк билгесе тапшырылды.

Дүшәмбе, 8 июль 2019, 15:25