Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда "Без бергә" республика конкурсының зона туры узды.  Чарада Татарстанның биш районыннан 500дән артык талантлы бала катнашты. Укучылар вокал, хореография, әдәби уку, мода театры, инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Анда Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның җырлары һәм биюләре тәкъдим ителде.

Конкурста җиңүчеләр финалда катнашачак. Барлык номинацияләрдә дә чыгыш ясап, Чаллыдан килгән катнашучылар шәһәрне лаеклы тәкъдим иттеләр.

Шимбә, 13 апрель 2019, 10:00