Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Йошкар - Олада ундүртенче Киев-Житомир частенең III дәрәҗә Кутузов ордены ракета дивизиясенә шефлык визиты белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары буенча бүлеге башлыгы Рәшит Ильясов, Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов һәм "КАМАЗ" ААҖ социаль ярдәм фонды директоры Илсур Сингатуллин булдылар.

Делегация составына «Шатлык» яшьләр үзәге һәм «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары да керде: «Планка Мьюзик» продюсерлык үзәге, «Голос Чаллы 2:0» проектында катнашучы Олег Гасилов, «Гран-При» вокаль студиясе, «Шатлык кызлары» бию коллективы, «Лаймс» вокаль коллективы һәм башкалар.

Хәрби частьта очрашулар традициягә әйләнде, Чаллы делегациясе даими рәвештә ракета дивизиясендә хезмәт итүче егетләр янына йөри.

Җомга, 12 апрель 2019, 09:10