Дәүләт Думасы ахыргы укылышта медицина кулланышы өчен дару препаратларын мониторинглау системасына үз вакытында кертмәгән яки дөрес булмаган мәгълүматларны керткән өчен административ җаваплылык билгели торган закон проектын кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде: «Дару препаратларының законсыз әйләнеше белән бәйле вәзгыятьне төзәтү буенча планлы эш алып барабыз һәм без бүген дару препаратларының сыйфатын тикшереп торучы дәүләт контроле системасына ия, аның нәтиҗәлелеген бертуктаусыз күтәрәчәкбез».
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының вазыйфаи затларына медицинада куллану өчен маркировкадан башка дару препаратлары җитештерү яки РФ законнарында каралган мәгълүмат китермәү, шулай ук тиешле маркировканың билгеләнгән тәртибен бозып яисә мондый мәгълүматны кертү мәҗбүри булган очракта, беркетмә төзү вәкаләтләре бирелә.
Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 апрель 2019, 09:00