Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 апрель көнне Яр Чаллыда Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Чара Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотовның «Табиб белән прогулка» программасы кысаларында уза. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Хәрәкәт маршруты  Шамил Усманов урамы тукталышыннан башлап Боровецкий урманы юнәлешендә узачак. Чара 10:00 сәгатькә планлаштырылган.

"10 000 адым" маршруты Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнеп, кешенең нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен, көнгә 6-10 мең адым үтәргә кирәклегенә нигезләнгән. Акциянең максаты – халыкны массакүләм спортка тарту.

Шимбә, 6 апрель 2019, 17:51