Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

30 мартта Яр Чаллыда 20:30дан 21:30га кадәр "Җир сәгате" узачак. Автокалада яшәүчеләргә Халыкара акциягә ярдәм йөзеннән, йортлардагы ут һәм электр җиһазларын сүндерергә, ә предприятие һәм оешмаларга архитектура-декоратив яктырткычларны һәм биналарны яктыртуны туктатып торырга кирәк булачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, планетада яшәүчеләрнең теләктәшлеген символлаштыра торган глобаль акция Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан оештырылган. Татарстанда "Җир сәгате"н ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә.

Чәршәмбе, 27 март 2019, 14:27