Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Традиция буенча, Яңа ел алдыннан, Камаз-Мастер округы халкын Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады. Берничә көн дәвамында «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы активистлары, Россия Пенсия фонды идарәсенең яшьләр активы, шулай ук 16, 17 һәм 18 комплекс рәисләре Кыш бабай белән йортлар буенча йөрделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын, күп балалы гаиләләрне, шулай ук Үзбәкстаннан күчеп килгән инвалид балаларны котладылар. Балалар Кыш яки Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, ә өлкән буын Кыш бабай белән Яңа ел җырлары җырладылар. Һәркемгә татлы бүләк тапшырылды.

Чәршәмбе, 26 декабрь 2018, 15:08