Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 ЗЯБ поселогының 17/10 йорты ишегалдындагы Хоккей кортында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. "Яшүсмер" үзәгенең "Исток" клубы белгече Людмила Бикчурина клуб түгәрәкләренә һәм секцияләренә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре һәм микрорайонда яшәүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырды. Үз куллары белән ясалган төсле маскарад костюмнары, чыршы, күңелле җырлар һәм биюләр бәйрәмгә ямь өстәде.

Балалар ТР Дәүләт Советы депутаты, С. П. Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичевтан татлы бүләкләр алдылар. Соңгы елларда шәһәр ярышларында уңышлы чыгыш ясаган клуб хоккейчылары һәм футболчылары кортта бүләкләнде. Шулай ук микрорайонда яшәүчеләр өчен чәй өстәле оештырылды.

Пәнҗешәмбе, 20 декабрь 2018, 09:28