Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэриясендә коррупциягә каршы киңәшмәдә 2018 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Чарада шәһәрнең муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләр катнашты.

Доклад белән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ленара Галимәрдәнова чыгыш ясады. Ул керемнәрне декларацияләү, керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр тутырганда нинди проблемалар барлыкка килүе, муниципаль хезмәт үтүгә бәйле чикләүләр, тыюлар һәм таләпләр турында сөйләде. Спикер муниципаль учреждение җитәкчесенең вазыйфаи бурычларны үтәгәндә, шәхси кызыксынучанлык барлыкка килү турында хәбәр итү тәртибенә аерым игътибар бирде.

Чәршәмбе, 19 декабрь 2018, 13:57