Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне – Александр Демьянович Мухалев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Александр Демьянович Бөгелмә районының Спас авылында туа. Урта мәктәпнең алты сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1953 елда өйләнә, гаиләсе белән Чистай шәһәренә күченә. Александр Демьянович лаеклы ялга чыкканчы  сәгать заводында эшли. 2011 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

Александр Мухалев юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 26 ноябрь 2018, 16:51