Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү эше өчен теманы ничек дөрес сайларга» дигән темага мастер-класс үткәрелде. Чара, шәһәрнең һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча иң яхшы тикшеренү эше конкурсы алдыннан оештырылды. Мастер-класста өч төп мәсьәлә каралды: «Мәгълүматны ничек эзләргә», «Проблеманы ничек күрү»,«Теманы ничек формалаштырырга». Лектор булып «Яр Чаллы шәһәренең яшь галимнәре, студентлары һәм аспирантлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты аспиранты Елена Рассолова чыгыш ясады. Мастер-класста шәһәрнең урта һәм югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары арасыннан 30 кеше катнашты.

Җомга, 16 ноябрь 2018, 17:07