Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында яшәүче Мулланур Газиз улы Газизов Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мулланур Газиз улы ТАССРның Мөслим районы Елгабаш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 10 сыйныфны тәмамлый, аннан армиягә китә. Сугыш вакытында колхозда хисапчы булып эшли. Армиядән кайткач, Магнитогорск металлургия комбинатына урнаша, анда лаеклы ялга чыкканчы 33 ел эшли.

Бәхетле гаиләдә хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. 1993 елда Мулланур Газиз улы Чаллыга күченә. Хәзерге вакытта ветеранның өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Пәнҗешәмбе, 15 ноябрь 2018, 13:34