Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 74 ел тулуга багышланган «Хыялым корабы» шәһәркүләм рәсем конкурсы узды. Анда шәһәр мәктәпләренең яшь армия отрядлары вәкилләре катнашты. Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелде: кече мәктәп яше - 10-12 яшь, өлкән мәктәп яше - 13-16 яшь. Рәсем бәйгесенә 21 эш кабул ителде, конкурс нәтиҗәләре буенча шулар арасыннан иң яхшы 15 эш сайлап алынды.

10-12 яшьлекләр арасында 1 урынны Рания Мөгаллимова (55 нче мәктәп), 2 урынны Полина Гаврилова (44 нче мәктәп) яулады. 13-16 яшьлекләр категориясендә беренче урынны Валерия Сафина (48 нче мәктәп) рәсеме алды, икенче урында - Екатерина Иванова һәм Елизавета Сергеева (1 нче мәктәп). 3 урынга Рәзилә Гыйльметдинова (2нче гимназия) чыкты.

Конкурс патриотизм, тынычлык, туган-тумачаларга һәм якыннарга мәхәббәт идеяләрен пропагандалау, актив тормыш позициясе формалаштыру, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә шәхеснең патриотик һәм гражданлык сыйфатларын пропагандалау белән үткәрелде.

Җомга, 2 ноябрь 2018, 11:04