Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында шәһәрдәшләребез өчен концерт оештырылды. Тамашачылар артистларны җылы каршылады, җырчыларга кушылып  яраткан җырларын башкардылар.

Бәйрәм кунаклары алдында Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады.

Тамашачылар алдында шулай ук сәяси репрессия корбаннары шәһәр җәмгыяте рәисе Ольга Акбарова чыгыш ясады. "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Әлфия Хәертдинова гражданнарга социаль хезмәт һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавап бирде.

Чәршәмбе, 31 октябрь 2018, 08:55