Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда җылыту сезоны 26 сентябрьдән башлана. Тиешле карарны Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин имзалады. Торак фонды һәм социаль әһәмияткә ия объектлар (мәгариф һәм медицина учреждениеләре, социаль яклау объектлары һәм башкалар) җылылыкны автомат җибәрү режимына күчерелгән. Сәнәгать һәм башка предприятиеләр җылылык белән тәэмин итү оешмасына мөрәҗәгать буенча тоташтырылачак.

Сишәмбе, 25 сентябрь 2018, 08:42